news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Нурлат агачы Алабугага озатыла

Ул түбән товарлыклы агач санала

 (Казан, 18 сентябрь, “Татар-информ”). Нурлат урманчылыгы Алабуганың “Кастамону Интегрейтед Вуд Индастри” эшкәртү заводына түбән товарлыклы агач озатуын дәвам итә.
Быел гыйнвардан заводка 33 мең кубометр, ә озата башлаганнан, ягъни 2013 елның августыннан бирле җәмгысе 37,5 мең кубометр агач илткәннәр. Майда завод беренче продукциясен дә чыгарды: болар – ламинат, МДФ һәм башка материаллар, дип ачыклык кертә Нурлатның “Дуслык” басмасы.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100