Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Нурия Хашимова Бик-Үти һәм Ташкичү авыллары җыенында: Һәр җирлек шәхесләре белән көчле
Буа районының Ташкичү авылында Бола колхозына караган авылларның (Бик-Үти, Ташкичү) җыены узды. Әлеге бәйрәмгә Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы мәдәниятне үстерүгә ярдәм фондының башкарма директоры Нурия Хашимова да кайткан иде. Кунакларны сәламләп ул җирлекләр шәхесләре белән көчле дигән фикерен җиткерде, дип хәбәр итте «Татар-информ»га журналист Гөлинә Гыймадова.

«Без бик бәхетле республикада яшибез. Безнең көчле Рәисебез, тырыш, булган халкыбыз, газиз туган җиребез бар. Димәк, бер фикердә булып, бер юнәлештә эшләргә, бер-беребезнең кадерен белеп, бер-беребезнең хезмәтен бәяләп яшәргә насыйп булсын. Туган җиребезнең тарихын шәхесләр бизи. Һәр җирлек шәхесләре белән көчле. Буа районы, аерым алганда Ташкичү авылы булдыклы шәхесләрне биргән төбәк», – дип сөйләгән ул.

Аның әйтүенчә, бу – Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллинның да туган авылы.
«Мин аның әнисе, җиде бала тәрбияләп үстергән фидакяр ана – Наҗия Низат кызына Татарстан Дәүләт Советының Рәхмәт хатын тапшырырга дип кайттым. Җәннәт – әниләр аягы астында, бөтен әниләргә, махсус хәрби операциядә катнашкан егетләребезнең аналарына саулык-сәламәтлек телим. Егетләр туган авылларына исән-сау әйләнеп кайтсыннар иде», – дигән чыгышында Нурия Хашимова.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз