news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Нурихан Фәттахның «Сызгыра торган уклар» романы рәсемнәреннән күргәзмә ачыла

Нурихан Фәттахның «Сызгыра торган уклар» романы рәсемнәреннән күргәзмә ачыла
Салават Камалетдинов

9 ноябрь көнне Милли китапханәдә Нурихан Фәттахның «Сызгыра торган уклар» романы буенча ясалган рәсем күргәзмәсе ачыла.

«Күргәзмә язучының 95 еллыгына багышланган. Күргәзмә авторы - рәссам Руслан Ибраһим. Ул романның беренче өлеше буенча (әсәр ике өлештән тора) 10 рәсем ясады. Рәссамның рәсемнәре Казахстан шәһәрләре буйлап сәяхәт кылды һәм язучының юбилей кичәсенә - 25 октябрь көнне Тукай музеенда бер көнлек күргәзмәгә куелды», дип хәбәр итә Нурихан Фәттахның оныгы Зөләйха Камалова.

Күргәзмәдә 11 рәсем (берсе Нурихан Фәттахның портреты) тәкъдим ителәчәк. Сурәтләр акрил белән, рәссамның шәхси «брызгизм» стилендә эшләнгән.

Күргәзмә ачылышында «Алпар» төркеме милли музыкаль инструментларда уйнаячак һәм борынгы төрки рун язулары буенча лекция булачак.

Күргәзмә ноябрь азагына кадәр дәвам итәчәк. Ай дәвамында татарларның борынгы тарихына багышланган лекцияләр һәм мастер-класслар узачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot