Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Нурислам Хәбипов “Подписка бүләк ит" акциясендә катнашты
Ул шагыйрь Фәнис Яруллинның хатыны Нурсөя ханымга “Сөембикә” журналына ярты еллык подписка бүләк итте.
(Казан, 29 декабрь, "Татар-информ"). Россия Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге федераль хезмәтенең (Россельхознадзор) Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Нурислам Хәбипов «Подписка бүләк» ит акциясендә катнашты. Ул шагыйрь Фәнис Яруллинның хатыны Нурсөя ханымга “Сөембикә” журналына ярты еллык подписка бүләк итте, дип хәбәр итә журнал редакциясе.
"Фәнис Яруллин - минем якташым, аның иҗатына да, Нурсөя ханымга да хөрмәтем зур. Февраль аенда Фәнис абыйга 80 яшь туласы иде. Журналга яздыру әлеге уңайдан матур бүләк булыр", - диде ул.
2018 елның беренче ярты еллыгында Нурислам Хәбипов исеменнән “Сөембикә” журналы оешманың дүрт ветеранына да килеп торачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз