news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Нуриман районында татар телен укытуга багышланган киңәшмә үтте

Нуриман районында татар телен укытуга багышланган киңәшмә үтте

(Уфа, 5 сентябрь, «Татар-информ», Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанның Нуриман районындагы Байгилде авылы лицеенда белем көне уңаеннан шушы төбәктәге татар теле һәм әдәбияты укытучыларының киңәшмәсе булып үтте. Анда ана телебезне һәм әдәбиятны укытуда яңа эш алымнары турында сөйләштеләр һәм алдынгы тәҗрибә белән уртаклаштылар.

Байгилде авылы лицееның даны бар республикага билгеле. Әлеге татар авылыннан милләтебезнең әллә күпме асыл уллары һәм кызлары чыккан. Байгилденең алдынгы мәктәбендә алган төпле белемнәре аларны олы тормыш юлына чыгарган да инде.

Байгилде лицее бүген дә үз данына тап төшерми. Биредә еш кына төрле киңәшмәләр, семинарлар оештырыла. Тиздән лицейда «Укучыларның танып-белү эшчәнлеген активлаштыру юллары» дигән темага районның туган тел укытучылары семинарын үткәрергә дә җыеналар. Моның өчен татар теле һәм әдәбияты кабинетында күргәзмә әсбаплар, төрле тематик стендлар урнаштырыла. Ә бөек шагыйребез Габдулла Тукайга багышланган почмак үзенең бизәлеше һәм эчтәлеге белән бигрәк тә дикъкатьне җәлеп итеп тора. Танылган шагыйребез Зиннур Насыйбуллин иҗатына багышланган стендны да кызыклы итеп эшләгән укучы балалар. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәрдәнә Ибраһимова семинар кысаларында «Әбиемнең күңел сандыгы» дигән фольклор бәйрәм үткәреләчәген дә хәбәр итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot