Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Нурихан Фәттахның бер романы аудиокитап итеп яздырылачак
Татарстан Милли китапханәсендә Нурихан Фәттахның тууына 90 еллыгы хөрмәтенә язучыны искә алу кичәсе үтте.

(Казан, 18 гыйнвар, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Быел халык язучысы, популяр тарихи романнар авторы Нурихан Фәттахның бер әсәре аудиокитап итеп әзерләнәчәк. Бу хакта язучыны искә алу кичәсендә Татарстан китап нәшрияте җитәкчесе Илдар Сәгъдәтшин әйтте. Кайсы романы булуы язучының гаиләсе белән берлектә сайланачак.
Татарстан милли китапханәсендә Нурихан Фәттахның тууына 90 еллыгы хөрмәтенә язучыны искә алу кичәсе үтте. Кичәдә күренекле язучылар Разил Вәлиев, Рабит Батулла, Роберт Миңнуллин, Хатыйп Миңнегулов, Эльмира Шәрифуллина һәм башкалар катнашты.
Кичә барышында язучының рус теленә тәрҗемә ителгән "Свистящие стрелы", "Итиль-река течет" китаплары тәкъдим ителде. Илдар Сәгъдәтшин бер ел эчендә Нурихан Фәттахның өч китабы басылуын хәбәр итте. Ул моны сирәк була торган хәл дип билгеләп үтте.
Нурихан Фәттах иҗаты буенча диссертация язган галимә Резеда Хәйретдинова рус телендә тәрҗемәләрнең күптән кирәклеген, чит республикалардан төрки халыкларның да бу тәрҗемәләрне көтүен әйтте.
Разил Вәлиев Нурихан Фәттахов китапларының башка республикалардагы китапханәләрдән соратып алынуын әйтте. Чыгыш ясаучылар Нурихан Фәттах архивын кадерләп саклаган һәм иҗатын актив пропагандалаган Руфинә Фәттаховага – язучының хатынына рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.

Кичәнең музыкаль өлешенә Нурихан Фәттах яратып тыңлаган җырчылар - Зөһрә Сәхәбиева, Георгий Ибушев чакырылган иде. Инсаф Абдулла белән Илтөзәр Мөхәммәтгалиев язучының “Итил суы ака торур” романыннан бер өзекне сәхнәләштерделәр. Бу – Алмыш хан белән Бәкәч чәчәннең диалогы иде.


Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз