news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Нуриев фестивале ачылышында Һиндстандагы бәхетсез мәхәббәт тарихы күрсәтелде

Нуриев фестивале кунаклары “Баядерка”ны бүген, 11 майда тагын бер тапкыр карый алачак.

Нуриев фестивале ачылышында Һиндстандагы бәхетсез мәхәббәт тарихы күрсәтелде
Ильнар Тухбатов

(Казан, 11 май, “Татар-информ”, Елена Кривопатре). Кичә Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында Рудольф Нуриев исемендәге XXXI Халыкара фестивальне ачу тантанасы булды.

Фестивальне Людвиг Минукс музыкасына язылган, Мариус Петип хореографиясе белән, яңартылган “Баядерка” балеты ачты.

  • Балетның премьерасы 1877 елда булган. Ул вакыттан алып балет күп тапкырлар үзгәртелә, ләкин хореография сакланышы буенча оригиналга иң якыны Петипның куелышы санала.

Вафатына берничә ай кала, аны Парижда Рудольф Нуриев үзе куйган була. Моннан тыш, биюче “Баядерка”да озак вакыт хәрби Солор партиясен дә башкара. Быелның мартында Нуриевның 80 еллыгын билгеләп үтү - аның иҗат тарихына кергән балетны яңарту өчен тагын бер сәбәп булды.

Балеттагы хәлләр ерак һәм эссе Һиндстанда бара. Анда баядерка дип, әти-әниләре чиркәүләргә биюче итеп биргән кызларны атыйлар. Төп геройлар – баядерка Никия һәм хәрби Солор, аларның бәхетсез мәхәббәтләре өч пәрдәдә сурәтләнә. Костюмнар, гигант размердагы декорацияләр тамашачыга Һиндстан рухын чын-чынлап тоярга ярдәм итте. Биючеләрнең Һиндстандагы үзенчәлекле ишарәләрне һәм хәрәкәтләрне куллануы әлеге экзотик илнең төсмерләрен тагын да яхшырак тапшыра алды.

Нуриев фестивале кунаклары “Баядерка”ны тагын бүген,11 майда карый алачак. Бүген башка состав чыгыш ясячак. Сәхнәгә Россиянең Зур театры, шулай ук Америка һәм Казахстан биючеләре чыгачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100