Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Нуридә Насыйбуллина Шакир Абилов фонды турында: Иҗатында Кол Гали, Мөхәммәдьяр төп урында
Танылган татар язучыларының, композиторларының, театр эшлеклеләренең 225 шәхси фонды арасында әдәбият галиме, филология фәннәре кандидаты (1961), ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре Шакир Абиловның шәхси фонды бар. Филология фәннәре кандидаты Нуридә Насыйбуллина галимнең фондын өйрәнгән һәм аның турында фикерләре белән уртаклашты.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

«Кол Гали, Мөхәммәдьяр иҗатын дистә еллар дәвамында өйрәнә»
Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты архивына галимнең фонды 1986, 1998, 2002, 2003 елларда тапшырылган. Фондта фәнни хезмәтләр кулъязмаларының төрле вариантлары, эскиз, каралама, Шакир Абиловның иҗат эшчәнлегенең үзенчәлекләрен ачучы мәкаләләр бар. Документлар әдәбият галименең иҗат эшчәнлеген анализлау өчен әһәмиятле чыганак булып тора: аның мәкаләләре һәм рецензияләре, кулъязмалары галимнең иҗат процессын күзәтергә мөмкинлек бирә. Алар институтның язма мирас үзәге Архив фондының аерылгысыз өлеше булып тора.

Шакир Абилов
Фото: © https://tatarica.org/ru
Фәнни-техник эшкәртүләрдән соң без дүрт исемлектән торган фонд төзедек: иҗат материаллары (214 хезмәт), эшчәнлек һәм биография материаллары (өч хезмәт), хат алышу (27 материал), Шакир Абилов архивында тупланган башка материаллары (ун материал).
1955 елдан 1986 елга кадәр Шакир Абиловның эшчәнлеге Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты белән бәйле. Ул күп санлы фәнни хезмәтләр авторы. Аның эшчәнлегендә төп һәм мөһим урынны шагыйрь Мөхәммәдьяр иҗаты алып тора, 1962 елда ул Мөхәммәдьяр иҗаты турында кандидатлык диссертациясе яклый.
Шакир Абиловның фәнни эшчәнлегендә, Мөхәммәдьяр иҗатыннан тыш, Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» хезмәте дә мөһим урын ала. Ул Кол Гали иҗатын дистә еллар дәвамында өйрәнә. Аның бу темага бик күп мәкаләләре бар. 1983 елда «Кыйссаи Йосыф» хезмәтенең фәнни-тәнкыйди басмасы чыгуы билгеле. Шакир Абилов «Бөек шагыйрьнең үлемсез әсәре» дигән мәкалә язган. Шунда ул «Кыйссаи Йосыф» басмасын югары бәяли һәм аның рухи тормышта әһәмиятен билгели.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
«Татар сүз сәнгатенең көнчыгыш әдәбияты белән күп гасырлык бәйләнешен искәртә»
Тарихи яшәештә халкыбызның сүз сәнгате башка халыклар әдәбияты, бигрәк тә шәрык әдәбияты белән тыгыз бәйләнештә була. Шакир Абилов, хакыйкатьне тирәнтен аңлап, татар сүз сәнгатенең көнчыгыш, бигрәк тә үзбәк, азәрбайҗан, төрек, фарсы әдәбияты белән күп гасырлык бәйләнешләрен искәртә.

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков
Аның «Низами һәм татар әдәбияты», «Лотфи Идел буйларында», «Нәваинең шифалы йогынтысы» һ.б. мәкаләләре татар әдәбиятының интернациональ бәйләнешләрен ачыклауга һәм халыклар дуслыгын ныгытуга зур өлеш кертә. Нәкъ менә шул сәбәпле Шакир Абилов Урта Азия һәм Кавказ галимнәрендә ихтирам казана, алар аның хезмәтләрен абруйлы чыганак буларак куллана.
«Күп еллар дәвамында археографик экспедицияләргә йөргән һәм борынгы кулъязмалар җыйган»
Шакир Абилов – тирәнтен белемле галим. Ул тарих, фәлсәфә, лингвистика, дин, педагогика һәм башка өлкәләрдәге гыйлемгә ия була һәм еш кына үзенең казанышларын әдәби тикшеренүләрдә уңышлы куллана.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Шакир Абилов татар энциклопедик сүзлеген әзерләүдә уңышлы эшләгән. Күп еллар дәвамында археографик экспедицияләргә йөргән һәм борынгы кулъязмалар җыйган. Галим әдәби традицияләр һәм заманча әдәбиятның дәвамлылыгы турында язган, фәндә мөһим ачышлар ясаган һәм аларга профессиональ яктан һәрьяклап бәя биргән.
Нәтиҗәдә без фонд төзедек: Шакир Абиловның документлары гомуми коллекциядән аерым фондка бүленде, аңа 164 номеры бирелде. Шәхси фонды галимнең тормышын һәм эшчәнлеген тулысынча чагылдырмый, әмма анда тәкъдим ителгән архив документлары чорның уникаль һәйкәле буларак кызыклы. Фонд ачык кулланылышта. Фонд әлеге искиткеч, талантлы кешенең тормышы белән бәйле яңа документлар белән тулыланыр дип өметләнәбез.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз