Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Нуридә Насыйбуллина: Мөмкинлеге чикле балалар дөньяны безгә караганда тирәнрәк күзаллый

Роберт Миңнуллин исемендәге Республика балалар китапханәсендә Милли әдәбиятлар һәм туган якны өйрәнү бүлеге хезмәткәрләре кичә уздырды. Китапханәнең уку залында мөмкинлекләре чикләнгән һәм авыр тормыш хәлендә булган балаларны тәрбияләүче гаиләләр белән фикер алышу булды.
«Балаларга игътибар үсеп килүче буынны тәрбияләү өчен актуаль һәм кирәкле юнәлеш. Бигрәк тә мөмкинлекләре чикле балаларга ярдәм итү мөһим, чөнки алар әти-әниләре белән бергә еш кына безнең көндәлек мәшәкатьләрдән күпкә катлаулырак, ваемсыз булмаган кешеләрнең игътибары һәм хөрмәтенә мохтаҗ. Җәмгыятьтә һәр кеше төрле һәм үзенчә, кабатланмас шәхес. Ходай тарафыннан җибәрелгән сынау да һәр кешегә тигез итеп бирелмәгән. Әмма ни генә булмасын, һәркемнең бу җирдә үзен кирәкле итеп тоеп, шатланып яшәргә хокукы бар», - диде Нуридә Насыйбуллина «Татар-информ»га.
Аның фикеренчә, мөмкинлеге чикле булган балаларга әйләнә-тирәлекнең төрлелеген күрергә, ишетергә, тоярга, өлкәннәр дөньясына керергә, үз-үзләрен үстерергә һәм шул ук вакытта үз сәламәтлекләрен кайгыртырга ярдәм итәргә кирәк. «Кайбер балалар тайпылышлар белән туа, ләкин алар җәмгыятьтә үзләрен тулы хокуклы итеп хис итәргә хаклы. Китапханәдә узган чара да әлеге үсешкә этәргеч биргәндер», - диде ул.
Кунаклар китапханә тарихы һәм Роберт Миңнуллин иҗаты һәм тормыш юлы белән якыннан танышкан. «Алар дөньяны үзләренчә, безгә караганда тирәнрәк күзаллый. Ләкин аларга аралашу һәм җәмгыятьнең ярдәме-булышлыгы җитми кебек тоелды. Мөмкинлекләре чикле булса да, алар заман баласыннан аерыла – игелекле, сизгер һәм кызыксынучан», - дип саный китапханәнең Милли әдәбиятлар һәм туган якны өйрәнү бүлеге җитәкчесе, филология фәннәре кандидаты Нуридә Насыйбуллина.
Нуридә Насыйбуллина әйтүенчә, балаларның гармонияле үсеше, сәламәтлеген яхшырту өчен мөһим шартларның тагын берсе булып - музыка тора. «Айгөл Зарипова вокаль мәктәбенә йөрүче физик мөмкинлекләре чикле балалар, аларның әти-әниләре бик әзерләнеп килгән иде. Музыка укытучылары Гөлнара Галиева һәм Ирина Касаткина җитәкчелегендә музыка коралларында уйнап җырлар башкардылар. Балалар чыгышы күңелгә тәэсир итеп, үзенчәлекле мохит тудырды. Очрашу шигырь, җыр, табышмакларга җаваплар эзләү белән үрелеп барды», - диде ул.
«Китапханә хезмәткәрләре тарафыннан мәхәббәт белән тулы гаилә мохите тудырылды. Мондый чаралар уздыру һәр бала белән индивидуаль тәрбияви эш алып барырга мөмкинлек бирә. Программа физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларны күздә тотып эшләнгән. Шуның өчен балалар үзләрен җиңел тойды, тиз аралашып китте, биремнәрне үтәргә омтылу көчле булды. Бу аларның эшчәнлекләрен стимуллаштырды һәм социумга кереп китәргә булышты», - диде Гөлнара Галиева.
Гөлнара Галиева балаларның «гадәти булмауларын» сизмәгәннәрен, җиңел аралашуларын билгеләп үтте. «Балалар дуслык, үзара аңлашу, ярдәмләшү мохитендә булды. Ә боларның барысына да ирешү өчен балалар һәм әти-әниләрнең үз куллары белән ясаган эшләре ярдәм итте», – дип фикерен белдерде ул.
Мөмкинлекләре чикле балалар өчен мастер-класс та үткәрелгән. «Күк җисемнәре, космик кораблар рәсемен ябыштырып китап арасына кыстыра торган «ачкычлар» ясадылар. Мондый мастер-класслар физик мөмкинлеге чикле балаларга кул моторикасын үстерергә, иҗади фикер йөртергә ярдәм итә, шул ук вакытта башкалар белән аралашу урыны да булып тора. Эш барышында балалар хыяллана, үз куллары белән матурлык тудыра, вак әйберләр белән эшләргә, игътибарлы булырга өйрәнә», - ди китапханә хезмәткәре.
Нуридә Насыйбуллина балаларның мондый чараларны ошатуын, аларның уңышын күреп, ата-аналарның да сөенүен әйтте. «Китап арасына кыстыру өчен җайланманы ясау авыр түгел. Әзер пакетларны ачасы, анда үзеңә ошаган йолдыз, планеталарны куеп ябыштырасы һәм лента бәйлисе. Әлеге төркем балаларга безнең өчен гади генә тоелган эш-шөгыльләр дә зур хезмәт булып тоела, күп тырышлык, сабырлык таләп итә», - дип аңлатты ул.
Бәйрәмдә балаларның барысы да үз сәләтен күрсәткән. Әлеге очрашу мизгеле тагын да җылылык бүләк итүен теләп, Роберт Миңнуллин исемендәге Республика балалар китапханәсе директор урынбасары Гөлнар Иксанова китапханә директоры Ирина Мөхәммәтгәрәева исеменнән балаларга китаплар, музыка укытучылары Гөлнара Галиева һәм Ирина Касаткинага рәхмәт хатлары тапшырган.
«Балаларыбызның күңелен күргәнегез, матур һәм мәгънәле бәйрәм оештыруыгыз өчен бик зур рәхмәтле. Әни кешегә үзенең баласын бәхетле булуын күрү - үзе бер сөенеч, җанга рәхәт бит ул. Барлык оештыручыларга рәхмәт. Киләчәктә дә безнең балаларны онытмыйча, матур-матур бәйрәмнәр оештырырсыз дип өметләнеп калабыз» – диде ата-аналар.
«Алар күзгә-күз карашып, балаларын карый. Күңел тула. Ничек сокланмыйсың ул кешеләргә? Алар безгә яшәү үрнәген бирә. Алар безне яшәргә өйрәтә. Изге эшләргә һәрчак урын бар. Игелек кылу, башкаларга ярдәм итә алу - үзе зур бәхет. Бер рәхмәт мең бәладән коткарыр, диләр. Барчагызга рәхмәтләр ишетеп, мәрхәмәт кылып яшәргә язсын», - диде Милли әдәбиятлар һәм туган якны өйрәнү бүлеге җитәкчесе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз