news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Нургали оныклары" мәктәп урманчылыгы Бөтенроссия съездында катнашачак

Съезд 9-12 сентябрьдә Брянск өлкәсендә "Деснянка" балаларны савыктыру комплексы базасында була.

"Нургали оныклары" мәктәп урманчылыгы Бөтенроссия съездында катнашачак
minleshoz.tatarstan.ru

(Казан, 15 август, "Татар-информ"). Быел Бөтенроссия мәктәп урманчылыклары съездына Татарстаннан Саба районы "Лесхоз урта гомуми белем бирү мәктәбе "МББУ "Нургали оныклары" мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар барачак. Бу турыда Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Съезд кысаларында "Урман сакчылары" команда конкурсы, төрле шәхси конкурслар, мастер-класслар, мәктәп урманчылыклары җитәкчеләре өчен "Урманчылык тармагын үстерүнең хәзерге шартларында мәктәп урманчылыкларында укучыларның һөнәри ориентациясенең актуаль мәсьәләләре" темасына конференция һ.б. үткәреләчәк.

Чарада катнашучыларга урманчылык өлкәсендәге белемнәрен, үсентеләрне утырту, урманны таксацияләү, урман янгыннарын сүндерү, җирлектә ориентирлашу һәм табибка кадәр беренче ярдәм күрсәтү өлкәсендәге белемнәрен күрсәтергә туры киләчәк.

  • Быел мәктәп урманчылыкларының Бөтенроссия съезды 9-12 сентябрьдә Брянск өлкәсенең Б.В.Белявский исемендәге 1 нче номерлы Жуково урта гомуми белем бирү мәктәбе, "Деснянка" балаларны савыктыру комплексы базасында оештырыла, ул илдә беренче мәктәп урманчылыгы оештырылуның 70 еллыгына багышлана. 

news_right_1
news_right_2
news_bot