news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Нургали Миңнеханов исемендәге дендрология бакчасында яңа әкияти өлеш ачылачак

Дендрология бакчасының яңа өлешендә әкият геройлары урын алачак һәм элеккеге яшәү рәвеше сурәтләнәчәк.

Нургали Миңнеханов исемендәге дендрология бакчасында яңа әкияти өлеш ачылачак
Салават Камалетдинов

(Казан, 27 июнь, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Тиздән Саба районының Лесхоз авылында урнашкан дендрология бакчасында яңа әкияти өлеш булдырылачак. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә дендрология бакчасы директоры сөйләде.

Әлеге Нургали Миңнеханов исемендәге дендрология бакчасы хәзерге вакытта өч өлешкә бүленә: экспозиция төркеме, арчан бакчасы, альпинарий. Шулай ук бакча территориясендә оранжерея һәм әлегә күләме зур булмаган чәй цехы урнашкан.

«Без әкияти өлеш ачып җибәрергә булдык. Монда төрле әкият геройлары урын алачак, мәсәлән, Габдулла Тукайның Шүрәлесе, Гали белән Кәҗә. Шулай ук әкияти өлештә элеккеге яшәү рәвеше сурәтләнәчәк, әби-бабайларның көнкүреше чагылачак. Хәзерге вакытта эш тәмамлануга таба бара, берничә айдан ачылырбыз дип ышанып калабыз, — диде дендрология бакчасы директоры Гөлгенә Зөбәерова.

Бу хакта тулырак «Интертат» сайтында, Саба районының дендрология бакчасыннан репортажда укый аласыз.

news_right_1
news_right_2
news_bot