news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Нурфия Халикова: Социаль челтәрләргә «аерылыштык» ише язмаларны кертмәсеннәр иде

Җырлар авторы Нурфия Халикова хәзер кызларның кияүгә чыгарга ашыкмавы, моның нәрсә белән бәйле булырга мөмкин булуы турындагы фикерләре белән уртаклашты.

Нурфия Халикова: Социаль челтәрләргә «аерылыштык» ише язмаларны кертмәсеннәр иде
Фото: «Татар-информ», Солтан Исхаков

«Аллаһы Тәгалә безне парлы итеп яраткан. Кызлар кияүгә чыгарга ашыкмаган кебек үк, егетләр дә өйләнергә ашкынмый бит. Аралашкан кешеләрдән чыгып әйтәм, хәзер керне, савыт-сабаны машина юа, диләр, янәсе, хатын-кыз кулы кирәкми дә. Тик парлы булуны, балалар үстерүне безгә бернинди машиналар да эшләп бирми. Аны без үзебез генә башкара алабыз.

Хәзер матур язмышлар тасвирланган нинди генә китаплар юк, әмма аларны укымыйлар. Кеше күбрәк социаль челтәрләрдәге тормышны карый. Имеш, аерылалар да, рәхәт яшиләр. Шуннан чыгып, кемдер өйләнмичә дә рәхәт яшәп була дип уйларга мөмкин. Күп кеше хәзер кредитта, ипотекада. Милек кемгә булыр дигән сораулар да еш туа. Адәм баласына 2 метр җир җитә. Беребез дә өебезне дә, милегебезне дә алып китә алмаячакбыз. Кеше күңеленә «мал» дигән әйбер керде, шуңа рәхәт тормышны малга алыштыралар.

Яшьләр бер бала алып кайтып, шуның тәмен бераз татысалар, аңга килер иде. Элек авыр заманнарда җир идәндә дә 9-10 бала үстергәннәр. Кеше рәхәтлекнең кадерен белми, мин бу динне белмәүдән дип уйлыйм. Минемчә, Коръәнне укысалар, башка төрле булыр иде, чөнки анда юкка гына барысы да аңлатып бирелмәгән бит. Хәзер адәм баласында «миннән соң дәвамчым калсын әле» дигән уй арткы планга кала.

Шуны әйтәсем килә, социаль челтәрләргә «аерылыштык» ише язмаларны кертмәсеннәр иде. Аерылышкан кеше тормышы читтән караганда гына «чәчәккә күмелә». Сүз дә юк, төрле вакыт була. Әмма кешене начар уйга чакырырга кирәкми, андый тормыш ситуацияләре үз күңелләрендә генә калсын. Киресенчә, «без өйләнештек, матур яшибез» дигән хисле тормышчан видеолар куеп, шуны пропагандаласыннар иде», – ди ул.

Нурфия Халикова белән «Интертат» сайты өчен Фирүзә Гыйниятова сөйләште.

news_right_1
news_right_2
news_bot