«Күренми калуы пиарга гына бәйле түгелме икән? Анысы концепциягә бик бәйле түгел кебек. Сәләтле пиар балтаны да популярлаштыра ала. Мәсәлән, «Теловидение» дигән фестиваль бар – гади генә әйткәндә, бию фестивале. Биюче булсам да, мин аның турында гел узып киткәч кенә ишетәм. Пиар – иң зур проблемаларның берсе. Режиссер һәрвакыт: «Спектакльдә проблема юк, проблема – пиарда», – дип әйтә инде, пиар: «Режиссерда», – ди. Сәләтле пиар ишәкне дә популярлаштыра ала.
Бәлки, фестиваль яңа проектларга этәргеч биреп, төрле иҗат кешеләрен тоташтыра алыр. Әйтик, тәҗрибәле режиссер һәм бигүк тәҗрибәле булмаган хореограф, тәҗрибәсе булмаган рәссам. Бергә эшләгәндә, тәҗрибәсе булмаганы өйрәнә. Бу – остазлык буладыр инде. Шулай чыныгасың. Миңа заманында Минзәләдә Потапов белән эшләү зур тәҗрибә, зур шанс, остазлык булды (Минзәлә театрының «Иблис» спектакле турында сүз бара. – авт.)», – ди ул.
Кариев театрына якын театраль җәмәгатьчелекнең фестиваль турында сөйләшү мәйданчыгында яңгыраган фикерләрне «Интертат» сайты өчен Рузилә Мөхәммәтова язды.