news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Нурбәк Батулла Пермьдә Дягилев фестивалендә катнашачак

Татар хореографы һәм «Алтын битлек» иясе Нурбәк Батулла Пермьдә Дягилев фестивалендә катнашачак. Ул Теодор Курентзис һәм Радио йорты композитор-резидентлары музыкасына зур булмаган миниатюра тәкъдим итәчәк.

«Июньдә Пермьдә Дягилев фестивале булачак, аны [Теодор] Курентзис эшли. Заманча хореографлар кичәсенә спектакль куярга чакырдылар», – дип сөйләде хореограф «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Пермьдә Батулла заманча бию фестивале программасы кысаларында үз эшен тәкъдим итәчәк. Бу зур булмаган биюле спектакль булачак – «Дягилев. Кыска формалар» проектындагы алты миниатюраның берсе. Батулла белән бергә үз эшләрен Владимир Варнава, Ксения Михеева, Евгений Калачев, Игорь Фирсов һәм Максим Петров тәкъдим итәчәк.

Тамашаны 13 июньдә Музыка йортында күрсәтәчәкләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot