news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Нурбәк Батулла «Черек күл» паркында бию импровизациясен куя

Перформанс барышында хореограф әкият укыячак, биючегә музыкантлар Ислам Вәлиев һәм Сугдэр Лудуп ярдәм итәчәк.

Нурбәк Батулла «Черек күл» паркында бию импровизациясен куя
Рамил Гали/архив

28 август 18.00 сәгатьтә «Черек күл» паркында биюче, хореограф, «Алтын битлек» һәм Муса Җәлил исемендәге премия лауреаты Нурбәк Батулла бию импровизациясен алып барачак.

«Остаханәдә катнашучылар эзләнүдә була. Перформанс барышында Нурбәк Батулла әкият укый. Аның тексты тамашачылар күз алдында, аудиоформатта язылып, музыкага әвереләчәк. Биючегә музыкантлар Ислам Вәлиев һәм Сугдэр Лудуп ярдәм итә. Һәркем әлеге көйгә импровизация башкара алачак: тәнне тоярга өйрәнә, уйларын тәртипкә сала алачак. Чарага керү ирекле», - дип хәбәр итте Казан мэриясенең матбугат хезмәте.

  • Искәртеп үтик, «Хәрәкәттә – бәрәкәт» парклардагы җәйге иҗат һәм спорт дәресләренә узган ел старт бирелде. Быел проект дәвамында «Ярмәк вагы» татар биюе, чечетка, аэробика, татар халык биюе, брейк-данс, «Зәлидә» җырлы-биюле уены, егетләр татар биюе, балалар өчен зарядка буенча барлыгы сигез мастер-класс оештырылды.
  • «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектын Казан Мэриясе Парклар һәм скверлар дирекциясе белән берлектә сентябрьгә кадәр уздыра.
news_right_1
news_right_2
news_bot