news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Нурбәк Батуллин: Ана телебез тирәсендә артык киеренкелеккә бирелдек

Биюче егет тел, милләт мәсьәләләренә карата үз фикерен белдерде.

(Казан, 13 сентябрь, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). Татар теле тирәсендәге проблемаларны чишәр өчен, киеренкелектән котылырга кирәк. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында биюче Нурбәк Батуллин хәбәр итте. Кичә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында “Әлиф” хореографик спектакленә багышланган матбугат конференциясе узды.  

“Әлиф” спектакле кемдер өчен татар телен өйрәнә башларга этәргеч булыр, ә кемнәрдер өчен киресенчә, – ди Нурбәк Батуллин. – Шәхсән минем өчен “Әлиф” хореографик спектакле телгә тагын бер кат игътибар иттерде. Мин кабат гарәп телен искә төшердем, Тукайны төп нөсхәдә укырга теләгем туды. Һәр мәдәни проекттан телгә карата файда гына эзләргә дә ярамый, без хәзер тел мәсәләсендә артык куерта башладык. Ана телебез тирәсендәге проблеманы чишәр өчен, безгә киресенчә иркенәергә кирәк. Башка милләтләргә күз салыгыз: алар бит берсе дә “тел бетә, ничек саклап калырга?” – дип туктаусыз баш ватып утырмый. Алар иркен иҗат итә, дөнья күләм ниндидер эзләнүләр алып бара. Ялгышалар, абыналар, яңадан эзләнәләр. Ә без түбәтәйгә, дүрт хәрәкәттән торган биюгә, гармун һәм берничә җырга ябышып, шуларны кулдан ычкындырырга куркып ятабыз. Без бик киеренке халәттә. Интернет челтәрләренә килеп керсәң дә, анда да киеренкелек. Ә бит безгә елмаерга, иркенәергә кирәк! Тирән бер сулыш алыйк! Биик, эзләник, ялгышыйк! Бу иркенлек, әлбәттә, ниндидер корбан таләп итә. Без дүрт хәрәкәтне ташларга, биш җырны онытудан курыкмыйбыз. Яңа юллар эзлибез. Ялгышырга да мөмкинбез, ләкин без бәреп чыгарга тырышабыз”.
 
Режиссер Туфан Имаметдинов сәхнәләштергән "Әлиф" спектакле 20 сентябрьдә Г.Камал театрының Кече сәхнәсендә 19.00 сәгатьтә тәкъдим ителәчәк. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100