news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Нурбәк Батулла белән Йолдыз Миңнуллина “Өтүкән” перфомансын тәкъдим итте

Перфомансны "Калеб" яңа буын җыены тәкъдим итте.

Нурбәк Батулла белән Йолдыз Миңнуллина “Өтүкән” перфомансын тәкъдим итте
Владимир Васильев

(Казан, 5 ноябрь, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Кичә Казанның төнге клубларының берсендә шигърият белән көрәш сәнгатен берләштергән үзенчәлекле тамаша - “Өтүкән” перфомансы тәкъдим ителде. Тамашаны мәйданга куючы — Нурбәк Батулла.

Перфоманс Йолдыз Миңнуллинаның шул исемдәге поэмасына нигезләнеп, көрәш элементлары кулланып куелган иде. Әсәрне шагыйрә үзе укыды, залда Нурбәк Батулла, Илдар Камалиев балбаллар белән һәм үзара көрәш элементларын күрсәттеләр. Перформанста танылган көрәш остасы Вакыйф Дәүләтшин тавышы яңгырый.

  • 552 елда хәзерге Монголия, Кытай, Байкал күле буйларында, Көньяк Себер, Алтай далаларында төрки телле кабиләләрне берләштергән I Төрки каганлыгы барлыкка килә. Кытай империясе көчәйгән дәвердә, төрки каганатта эчке низаглар башланып, 604 елны каганат Көнбатыш һәм Көнчыгыш каганлыкларга аерыла. Озакламый Көнчыгыш каганлык дәүләти мөстәкыйльлеген югалта һәм 50 ел чамасы Кытай хакимлегендә яшәргә мәҗбүр була.
  • «Өтүкән» перформансы кысаларында авторлар тән, сүз һәм яктылык аша дәвердән дәвергә күчеп килгән сорауларга җавап эзли. Безнең асыл башлангычыбыз нинди? Үзара багъланышларга корылган дөньяда ул үзгәрешсез сакланып кала аламы? Көчкә каршы көч табылганда, көрәштән баш тарту — ул җиңүме, җиңелүме?

Перфомансны "Калеб" яңа буын җыены тәкъдим итте.

Татар мәдәни чаралары өчен ят мәйданчыкта булган перфоманска көтелгәнгә караганда тамашачы ике тапкыр күбрәк килгән иде. Урындыклар җитмәгәч, тамашачыны мендәрчекләр белән идәнгә утырттылар.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100