news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Нурбәк Батулла: “Алтын битлек” алгач та дөнья үзгәрмәде

Искәртеп үтәбез, “Әлиф” хореографик спектакле биючесе Нурбәк Батулла заманча балет номинациясендә “Алтын битлек” милли театр премиясенә ия булды.

Нурбәк Батулла: “Алтын битлек” алгач та дөнья үзгәрмәде
Рамиль Гали

(Казан, 16 октябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). “Алтын битлек” премиясе зур нәрсә түгел, иң мөһиме - “Битлек”тән соңгы тормыш дип саный Россиянең иң данлыклы театр премиясе лауреаты Нурбәк Батулла. “Алтын битлек” алгач дөнья үзгәрер иде кебек. Мин аның үзгәрмәгәнен аңладым, - диде бүген “Алтын битлек” лауреаты булып Казанга кайтып төшкән Нурбәк Батулла “Татар-информ” хәбәрчесенә. – Кичә алдым да, залда Туфан янына килдеп утырдым. Әйе, алдым, менә, утырабыз. Казанга кайтабыз...”

“Алтын битлек” премиясе алу нәрсәне дә булса үзгәртергә мөмкинме? “Бирсен Ходай. Без үз эшебезне эшлибез һәм эшләүне дәвам итәбез. Алсак та, алмасак та, киләсе спектакль буенча эшли башлаган идек инде”, - ди Нурбәк. Ул “Алтын битлек”нең алдагы проектларны башкарып чыгу өчен юллар ачарга мөмкинлегенә дә өметләнә: “Без бит алтын таулары сорамыйбыз. Безгә репетиция ясарга бер урын кирәк”.

Искәртеп үтәбез, сүз шул ук иҗатчыларның "Шәмаил" исемле яңа проекты турында бара. Аның премьерасы 13 майга планлаштырылган. Әмма ул спектакльнең нинди сәхнәдә куеласы да күзаллангамаган.

“Сәнгать дөньясында уңай үзгәрешләр сизелә кебек. Шушы арада гына өч көчле спектакль карадык - Минзәлә театрының “Иблис”ен, Рус ТЮЗында “Выстрел” һәм Камалда “Тормышмы бу?”. Барысы да җиңү, барысы да “Алтын битлек”кә тиң, - ди Нурбәк. - Бу “Алтын битлек” алу шунда тукталып калмасын иде, ә, бәлки, эш системага әверелсен иде. Кичә Мәскәүдә заманча сәнгать, заманча бию турында бер очрашу булган иде. Заманча сәнгать ситауциясе Казанда гына түгел, бөтен ил белән шулай икән - дәүләт тарафыннан зур ярдәм күрмәүне әйтүем. Бөтен шәһәрләрдә шулай: заманча сәнгать белән шөгыльләнүче энтузиастлар бушлыкны тутыра, яшьләрнең энергиясе кулланыла, ә яшьләр аннары ул категориядән чыга, акча эшләргә мәҗбүр була. Чөнки һаман бушка энтузиазмда эшләп булмый. Бу - система түгел”.

“Алтын битлек” алу зур әйбер түгел, - ди Нурбәк. - “Алтын битлек”тән соң без һәм безнең җитәкчеләребез үзләрен ничек тотачак? Бу вакыйга ничек кабул ителер һәм ул системага керә алырмы? Моның өчен ярдәм кирәк. Өч-дүрт елдан безнең энтузиазм бетәчәк. Тагын да яшьләр килә, шул система җайга салынса, без сөенә алачакбыз. Әлегә әйе, булды инде “Алтын битлек”...”

Нурбәк Батулланы җиңүе белән дуслары-туганнары, Кариев театры директоры Мансур Ярмиев котлаган, “Инстаграм” аша Дамир Фәттахов котлап язган.

Искәртеп үтәбез, “Әлиф” хореографик спектакле биючесе Нурбәк Батулла заманча балет номинациясендә “Алтын битлек” милли театр премиясенә ия булды.

Мәгълүмат өчен. "Әлиф" хореографик спектакленең идея авторы, режиссеры – Казан яшь тамашачы театрының баш режиссеры Туфан Имаметдинов, хореографы - Марсель Нуриев, композиторы - Эльмир Низамов. Авторларның идеясен сәхнәдә биюче Нурбәк Батуллин гәүдәләндерә – ул татар халкында 1927 елга кадәр гамәлдә булган гарәп имласын бии. Хореографик спектакльдә музыкантлар да катнаша. Сәхнәнең икенче ягында өч җырчы кыз Нурбәкнең хәрәкәтләрен – ул биегән хәрефләрне авазлар белән белдерәләр.
 


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100