news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“НУР-УОР-Казан” хатын-кызлар баскетбол командасы Сургут шәһәрендә баскетбол буенча Югары лига уеннарында катнашачак

“НУР-УОР-Казан” хатын-кызлар баскетбол командасы Сургут шәһәрендә баскетбол буенча Югары лига уеннарында катнашачак

(Казан, 29 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). Бүген Казанның Спорт сараенда “НУР-УОР-Казан” хатын-кызлар баскетбол командасы сезоны старт алуы уңаеннан матбугат конференциясе узды.

30 нчы октябрьдә Сургут шәһәрендә баскетбол буенча Югары лига уеннарының яңа сезоны старт ала. Анда Татарстанны олимпия резервының Казан училищесында тәрбияләнүчеләрдән формалашкан хатын-кызлар баскетбол командасы тәкъдим итәр дип көтелә. Узган елда команда Балалар-үсмерләр баскетбол лигасында чирканчык алган иде, нәтиҗәдә “А” һәм “В” Суперлигасының 21 үсмер җыелма командасы арасында 18 яшькә кадәр үсмер кызлар арасында узган Россия беренчелегендә 10 нчы урынны яулап кайткан иде.

Евгения Финогентова Россия җыелма командасы составында уйнап, 16 яшьлек кадеткалар арасында Ауропа чемпионатында алтынчы урынга лаек дип табыла. Дарья Федорова, Светлана Финогентова, Юлия Трушкина, Надежда Сидорова “НУР-2” командасы составында “В” Суперлигасында уйнап, сезон йомгаклары буенча 17 нче урынга чыккан. Идел буе җыелма командасы составында булган Евгения Финогентова, 1990-1991 елгы укучылар арасында Россия чемпионатының көмеш призеры исемен ала, зона беренчелегендә Ольга Жемчужникова җитәкчелеге астындагы Татарстан хатын-кызлар баскетбол командасы икенче урынга билгеләнгән иде. Россия укучыларының Җәйге Спартакиадасы кысаларында яшь республика спортчылары Идел буенда иң оста спортчылар исемлегенә эләгеп, илдә дүртенче урынны яулаган. Командада чит шәһәрләрдән – Чуашстаннан Екатерина Васильева һәм Ижау шәһәреннән Дарья Федорова бар.

Матбугат конференциясендә ктнашкан Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры урынбасары Хәлил Шәйхетдинов әйтүенчә, элек “А“ Суперлигасында даими уйнап килгән “НУР” командасы финанслауның ныклы булмавы аркасында юкка чыккан. “Татарстан хатын-кызлар баскетболы традицияләрен саклап калу – безнең төп бурыч”, - ди министр урынбасары. Ел дәвамында осталыкны шомартып, лига лидерлары өчен лаеклы көндәшләргә әвеерелү, дәүләт һәм иганәчеләр ярдәме белән былтыргы сезонда югалткан уенчыларны кайтару һәм җитди көрәшкә әзер команда булдыру – шулай ук төп максатлар исемлегендә теркәлгән. Хәлил Шәйхетдинов сүзләренә караганда, баскетболчы хатын-кызларга тренировкалар өчен “Батыр“ спорт комплексы мәйданы биреләчәк. “Иң мөһиме, кызларыбыз көчле уйнау теләге утында яна”, - дип белдерде ул.

ТР баскетбол федерациясе президенты Геннадий Ветров, көтеләчәк лига уеннарының “НУР-УОР” командасы өчен җитди сынау булачагын ассызыклап, әле зур спорт мәйданына беренче адымнарын атлаучы яшь баскетбол сөюче гүзәл затларыбызга уңышлар теләде.

Казан шәһәренең олимпия резервы училищесы башлыгы Мансур Мифтахов, чыгышында шәһәр администрациясенең яшь спортчыларның осталыгын шомартуга үз өлешен кертергә тиешлегенә басым ясап, кулдан килгәнчә, яңа баскетбол командасының проблемаларга юлыкмавы өчен уртак тырышлык куелачагына вәгъдә бирде.

Команданың баш тренеры Геннадий Галкин, командага дәрәҗәле ярышларда катнашу мөмкинлеге тудырылганлыгы өчен республика Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгына рәхмәтен җиткерде. “Баскетбол федерациясенә җитәкче булып, Геннадий Ветров килгәч, ул гүя командага яңа сулыш өрде”, - ди ул. Тренер баскетболга кадәр кызларның күбесенең җиңел атлетика белән шөгыльләнгәнен әйтеп, моның баскетбол уйнау сәләтенә уңай йогынты ясавын ассызыклады.

news_right_1
news_right_2
news_bot