news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Нур” Уфа татар театры Казанга “Башмагым” спектакленең яңартылган вариантын алып килә

Уфалылар Г.Камал театры сәхнәсендә балалар өчен әзерләнгән “Маҗаралы Яңа ел” спектаклен, алты комедия һәм бер драма күрсәтәчәк.

“Нур” Уфа татар театры Казанга “Башмагым” спектакленең яңартылган вариантын алып килә
Султан Исхаков

(Казан, 27 ноябрь, “Татар-информ”, Алинә Айдарова). “Нур” Уфа татар дәүләт театры 9-13 гыйнварда Казанга гастрольләр белән килә. Балалар өчен әзерләнгән “Маҗаралы Яңа ел” спектаклен, алты комедия һәм "Башмагым" спектакленең яңартылган вариантын уфалылар Г.Камал театрында  күрсәтәчәк. Бу хакта “Татар-информ”да узган матбугат конференциясендә “Нур” татар театры вәкилләре хәбәр итте.

Гастроль спектакльләре арасында 1990 еллар башында Казан тамашачысына тәкъдим ителгән “Башмагым” да бар. Казанда әлеге спектакльнең яңартылган вариантын күрсәтәләр.

Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Резидә Фәхруллина 1993 елда Казанга Сәрвәр роле белән килгән булса, киләсе гастрольләрендә Сәрвәрнең әнисе Фәхрия ролендә уйныйчак. “Башмагым” спектакле 13 гыйнвар көнне күрсәтеләчәк.

“Маҗаралы Яңа ел” спектакле 12 гыйнварда күрсәтеләчәк. Спектакль ике телдә әзерләнгән. “Нур” татар дәүләт театры директоры Илдар Хаҗиев сүзләренчә, спектакльнең нинди телдә куеласын тамашачы сайлый.

Хәй Вахит иҗат иткән “Туй алдыннан” драма әсәре 9 гыйнвардакүрсәтеләчәк. Шәриф Камалның “Хаҗи әфәнде өйләнә” – 10 гыйнвар, Туфан Миңнуллинның “Алты кызга без кияү” комедиясе – 11 гыйнвар, Әхмәт Фәйзинең “Отышлы тормыш” әсәре – 12 гыйнварда күрсәтелә.

Артистлар кече залда да спектакльләр күрсәтәчәк. 9 гыйнварда Степан Лобозеровның “Көтелмәгән “кунак”” һәм 11 гыйнварда Георгий Хугаевның октябрь аенда премьерасы булган “Ычкындырмыйк кияүне” комедияләре тәкъдим ителә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100