news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Нур» театрының «Фатыйма» драмасы Чувашиядәге фестивальдә иң яхшы спектакль дип табылды

Уфаның «Нур» татар дәүләт театры 17-22 ноябрьдә Чабаксарда узган Вера Кузьмина исемендәге «Чĕкеç» I Халыкара милли театрлар фестивалендә катнашты. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

«Нур» театры фестивальдә Зифа Кадыйрова повесте буенча сәхнәләштерелгән «Фатыйма» драмасын тәкъдим итте. Спектакльнең инсценировка авторы – Гөлнур Усманова, режиссеры – Башкортстанның халык артисты Азат Җиһаншин. 22 ноябрьдә Чуваш драма театрында фестивальне ябу һәм нәтиҗәләр ясау тантанасы булды.

«Нур» театрының «Фатыйма» драмасы «Иң яхшы спектакль» номинациясендә җиңүче дип табылды. Төп рольне башкарган Башкортстанның атказанган артисты Чулпан Раянова «Иң яхшы хатын-кыз роле» номинациясендә җиңде, Башкортстанның атказанган артисты Айсылу Гомәрованың Хәсибә ролен башкаруда актерлык осталыгы фестивальнең махсус призы белән билгеләп үтелде.

Чуваш драма театры һәм Чуваш курчак театры сәхнәләрендә Россия һәм якын чит илләрнең җиде милли театры спектакльләр тәкъдим итте. Йөздән артык артист алты көн дәвамында тамашачылар алдында сәхнә тотты, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100