news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Нур” театры Уфада “Башмагым” спектаклен заманча сәхнәләштерә

Спектакль театрның 25 еллык юбилее уңаеннан куела.

(Казан, 4 февраль, “Татар-информ”). Уфаның “Нур” татар дәүләт театрында “Башмагым” спектаклен кабат репертуарга кайтаралар. Җәүдәт Фәйзи музыкасына Хәбибулла Ибраһимов пьесасы буенча язылган Таҗи Гыйззәт либреттосына музыкаль постановка театрга 25 ел тулу уңаеннан уздырыла. Аның премьерасы 10 һәм 11 февраль көннәрендә булачак, дип хәбәр итә “Башинформ” мәгълүмат агентылыгы. 

Меңләгән тамашачының күңеленә хуш килгән комедия яңа җайга салыначак. Сюжетның вакыйгалары бүгенге көннән башланачак. Спектальдә төрле вакытлар, музыка стильләре һәм костюмнар үазара кушылып китәчәк, декорацияләр бары шартлы булачак. Яңа спектакльнең жанры – музыкаль комедия – водевиль. Постановкада актерлар һәм музыка уен коралларының тере тавышлары гына яңгыраячак. Төп рольне актриса Гөлназ Биктимирова башкарачак.

“Башмагым” спектакле 1992 елда яңа гына төзелгән “Нур” театрының беренче сезонын башлап җибәргән. 25 ел элек куелган "Башмагым" спектаклендәге төп атрибут (башмаклар) заманча сәхнәләштерүдә дә кулланылачак. Оештыручылар алар зур уңыш китерер дип өмет итә.

“Постановкаларның төрле булуы бик мөһим. Алар бер-берсен, кабатламаска тиеш. Без хәзер башка дөньяда яшибез. Заманча технологияләр камилләшә бара, алар белән бергә зәвык та да үзгәреш кичерә. Хәтта безнең эчке ритм һәм ментальлек тә инде башка”, - дип саный спектакльнең режиссеры Байрас Ибраһимов.

“Бу бөтенләй башка спектакль. Ул вакытта мин героиняны уйнаган идем, ә хәзер аның әнисе ролен башкарам. Яшь артистлар өчен яңа материал белән эшләү чираттагы имтихан һәм яхшы мәктәп булды. Тамашачылар өчен дә спектакль чын бәйрәм булыр дип өмет итәм”, - дип белдергән “Башмагым-92”нең бердәбер катнашучысы, актриса Резеда Фәхруллина.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100