Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Нур» театры «Ай тотылган төндә» премьерасын бер елга кичектерергә карар иткән
«Нур» театры быел 20 октябрьдә - Мостай Кәримнең туган көнендә чыгарырга планлаштырган «Ай тотылган төндә» трагедиясен бер елга кичектерергә карар иткән.
«Бу спектакльне Мостай Кәримнең юбилеена – 105 еллыгына киләсе елның октябренә чыгарачакбыз. Чөнки Әлфия Мостаевна әтисенең юбилеен безнең спектакль белән үткәрергә тели. Шуңа әлегә туктатып торырга булдык», - диде театр директоры Фирзәт Габидуллин «Татар-информ» хәбәрчесенә.

«Ай тотылган төндә» премьерасы 2023 елның 20 октябрендә – Мостай Кәримнең туган көнендә булырга тиеш иде. «Төп рольдәге актрисаның да авыртып китүе аркасында премьера ноябрьгә күчәргә мөмкин иде. Барысын да уйлап шундый карарга килдек», – диде ул.
Театр директоры спектакльнең бер елга кичектерелүе өчен башка сәбәпләр булмавын ассызыклады. «Без театрда Мостай Кәримнең 105 еллыгын зур итеп үткәрәчәкбез», – дип өстәде директор.
Спектакльне театрның баш режиссеры Азат Җиһаншин куя.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз