news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Нур" театр студиясе татарча белүче яки татарча өйрәнергә теләүче балаларны укырга чакыра

Казанның Актерлар йортындагы “Нур” студиясендә укыту актерлык осталыгы, сәхнә сөйләме, хореография, ансамбль кебек юнәлешләрдә алып барыла.

(Казан, 9 гыйнвар, "Татар-информ"). Казанның М.Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йорты карамагында эшләүче “Нур” балалар театр студиясе актерлык осталыгы нигезләренә өйрәнергә теләүче балаларга һәм яшүсмерләргә кастинг оештыра. Булачак яшь артистлар белән очрашу 16 гыйнварда 18.00 сәгатьтә Актерлар йортында узачак, дип хәбәр итә Актерлар йортының матбугат хезмәте.

Кастингка татар телен белүче яки татар телен өйрәнергә теләге булган 6-12 яшьлек балалар чакырыла. Остазлар алдында үзең турында сөйләү, мәсәл, шигырь, монолог яки берәр проза әсәреннән өзек уку, җыр һәм бию башкару таләп ителә.

Татарстанның халык артисткасы, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актрисасы Наилә Гәрәева сәнгать җитәкчелегендә 2012 елдан эшләп килүче “Нур” студиясендә укыту актерлык осталыгы, сәхнә сөйләме, хореография (ритмопластика), ансамбль кебек юнәлешләрдә алып барыла.

Студиядә дәресләрне Казан театр училищесы мөгаллимнәре алып бара, алар арасында – Марсель Мәхмүтов һәм Ләйлә Сәлахатдинова (актерлык осталыгы), Инсаф Абдуллин (сәхнә сөйләме), Раушан Шәихов (хореография), Зөлфирә Фәссахова (ансамбль), Адиля Хәйбуллина (администратор) бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100