news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Нур» татар театры Мәскәүдә «Фатыйма» һәм «Көлмәгез, мин үләм» спектакльләрен күрсәтә

30 ноябрьдә Мәскәүдә Уфаның «Нур» татар дәүләт театры Зифа Кадыйрова повесте буенча «Фатыйма» драмасын күрсәтә. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге телеграм-каналында хәбәр итә.

1 декабрь көнне исә театр башкалада Мансур Гыйләҗевнең «Көлмәгез, мин үләм» комедиясен тәкъдим итә.

«Фатыйма» драмасы хатын-кыз һәм аның зур мәхәббәте турында гына түгел, ә сугыштан соңгы авыр еллардагы ил тарихы хакында да. «Көлмәгез, мин үләм» комедиясе өлкән яшендә дә матур мизгелләр таба алган боекмаучы картлар турында. Көн саен бакыйлыкка күчүне көтеп яшәгән төп герой, килеп туган хәлләр аркасында, кинәт яңа максатлар белән янып йөри башлый. Бу аның бәхетле озын гомер рецептына әйләнә, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot