news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Нур» татар дәүләт театры актрисасы «Сообщение» IV милләтара театр фестивалендә җиңгән

Зифа Кадырованың «Фатыйма» спектаклендә төп рольне башкарган Чулпан Раянова фестивальнең «иң яхшы хатын-кыз роле» номинациясендә җиңүче дип табылган.

«Нур» татар дәүләт театры актрисасы «Сообщение» IV милләтара театр фестивалендә җиңгән
Уфа «Нур» татар дәүләт театры матбугат хезмәте

23 октябрьдә Пермь өлкәсенең Кудымкар шәһәрендә «Сообщение» IV милләтара театр фестивале ябылу чарасы узган. Уфа «Нур» татар дәүләт театры конкурс программасында Зифа Кадырованың «Фатыйма» спектаклен тәкъдим иткән. Төп рольне башкаручы артист Чулпан Раянова «Иң яхшы хатын-кыз роле» номинациясендә җиңүче дип табылган.

«Россиянең төрле төбәкләреннән килгән коллективларның барлыгы алты спектакле каралды. Нәтиҗәләр буенча дәрәҗәле жюри бирелгән номинацияләрдә иң яхшы эшләрне билгеләде. Зифа Кадырова повесте буенча «Фатыйма» драмасының («Көтеп узган гомер») премьерасы узган елның 26 мартында булды, ул «Нур»репертуарында иң әһәмиятле спектакльләрнең берсенә әверелде», - диде «Татар-информ»га Уфа «Нур» татар дәүләт театрының җәмәгатьчелек белән бәйләнешләр бүлеге җитәкчесе Гөлшат Сафина.

Аның әйтүенчә, спектакль тамашачыларның гына түгел, ә театр тәнкыйтьчеләренең дә игътибарын үзенә җәлеп иткән. «Быел сентябрьдә «Фатыйма» спектакле Чечня Республикасының Грозный шәһәрендә узган «Федерация» IV Бөтенроссия милли театрлар фестивалендә дә уңышлы катнашты», - диде ул.

Спектакльнең режиссеры - Башкортстанның халык артисты Азат Җиһаншин, инсценировка авторы - Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Гөлнур Усманова.

news_right_1
news_right_2
news_bot