news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Нур» татар дәүләт театры Айгөл Әхмәтгалиеваның «Туташ» романы буенча спектакль әзерли

Уфа «Нур» татар дәүләт театрында Айгөл Әхмәтгалиеваның «Туташ» романы нигезендә спектакль әзерләнә. Әсәрне сәхнәгә театрның баш режиссёры, Башкортстанның халык артисты Азат Җиһаншин куячак.

Айгөл Әхмәтгалиеваның пьесалары Әтнә (»Күз нурларым»), Оренбург (»Ул бит кичә иде»), Чаллы татар театрлары, Уфа һәм Сибай башкорт театрлары сәхнәсендә куела. 2014 елда татар театрының беренче хатын-кыз актрисасы Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская турында роман язу өчен, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Язучылар берлеге гранты бирелә (»Туташ» романы), дип хәбәр итә Уфа «Нур» татар дәүләт театрының матбугат хезмәте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100