news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Нур» Татар дәүләт театрына нигез салучыларның берсе Әбелхәер Сафиуллин вафат

Әбелхәер Сафиуллин 1989-1990 һәм 1997-2016 елларда Уфаның «Нур» Татар дәүләт театры баш режиссеры була.

(Казан, 10 март, «Татар-информ»). Уфаның «Нур» Татар дәүләт театрына нигез салучыларның берсе, талантлы режиссер, Башкортстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Башкортстан Театр әһелләре берлеге әгъзасы Әбелхәер Сафиуллин озакка сузылган авырудан соң вафат булган.

«Башинформ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, режиссер белән хушлашу мәрасиме 11 мартта «Нур» Татар дәүләт театрының Кече залында узачак.

Әбелхәер Сафиуллин 1989-1990 һәм 1997-2016 елларда Уфаның «Нур» Татар дәүләт театры баш режиссеры була. Ул «Нур» театрын оештыру һәм үстерүгә зур өлеш керткән.

news_right_1
news_right_2
news_bot