news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Нур-Солтандагы конференциядә Алтын Урда мирасы турында фикер алыштылар

Төрле илләрдән килгән галимнәр Җучи Олысыннан үсеп чыккан төрле дәүләтләр арасындагы үзара мөнәсәбәтләр хакында фикер алышты.

(Казан, 18 октябрь, «Татар-информ»). Нур-Солтан шәһәрендә «Алтын Урда: тарих һәм тарихи хәтер» дигән темага түгәрәк өстәл узды. Анда Казахстан, башка илләрнең галимнәре һәм экспертлары Казах ханлыгының барлыкка килүе һәм Җучи Олысыннан үсеп чыккан төрле дәүләтләр арасындагы үзара мөнәсәбәтләр хакында фикер алышты. Бу хакта «Казинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Казахстанның Беренче Президенты Фонды каршындагы Дөнья икътисады һәм сәясәт институтының баш эксперты Радик Тимергалиев республика халкы өчен әлеге чорның әһәмияте хакында сөйләде. «Аңлашыла ки, тарихны, бу очракта Алтын Урда чорын тикшерми торып, теләсә кайсы дәүләтнең формалашуын һәм үсешен өйрәнү акылга сыймаслык хәл», - диде спикер.

Аның сүзләренчә, Алтын Урда тарихын өйрәнми торып, Казах ханлыгы тарихын ахыргача аңлап булмаячак. «Һичшиксез, Казахстан тарафыннан Алтын Урданың тарихи мирасын хосусыйлаштыру турында сүзнең булуы да мөмкин түгел. Бу төрки халыкларның уртак мирасы», - диде ул. Бары тик бергәләп эшләгәндә генә, төрле илләрнең галимнәре «Алтын Урдага дөнья тарихындагы тиешле урынын» кайтара алачак, дип искәртте ул.

Казахстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Дәүләт тарихы институты директоры, профессор, тарих фәннәре докторы Буркит Аяган фикеренчә, бүгенге көндә әлеге тема җитәрлек дәрәҗәдә өйрәнелми.

«Татар халкы «Алтын Урда дөнья тарихында» дигән өч томлык китап бүләк итте. Казахстан өчен әлеге тема «Бөек даланың җиде чиге» мәкаләсе кысаларында тикшерелә. Барлык кыенлыкларга да карамастан, без Алтын Урданың кыйммәтле мирасын бүгенге көнгә китереп җиткергән барлык кешеләргә дә рәхмәтлебез», - дип искәртте спикер.

Татарстан кунагы, тарих фәннәре докторы, профессор, этнограф Дамир Исхаков Алтын Урданың дөнья тарихына зур йогынтысы хакында сөйләде һәм бүгенге көндә күпләр борынгы дәүләтнең үсеш дәрәҗәсен бәяләп бетерми дип билгеләп үтте. «Алтын Урда хакында сөйләгәндә, без аның төрки, монголларга барып тоташкан катлаулы цивилизация булуын күздә тотабыз», - дип өстәде спикер. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100