news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Нур-Солтан шәһәре рәсми рәвештә Астана дип үзгәртелә

Казахстан башкаласы элеккеге исемен кире кайтарды. Казахстан Республикасы Президенты Касым-Жомарт Токаев Конституциягә төзәтмәләр кертү турындагы законга имза куйды.

Шулай ук кертелгән үзгәрешләр нигезендә, дәүләт башлыгы вәкаләтләре вакыты җиде еллык чор белән чикләнә һәм яңадан сайлану хокукы бирелми. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

13 сентябрьдә Токаев республика башкаласына элеккеге исемен кайтару тәкъдимен хуплавы хакында хәбәр ителде, һәм Казахстанның беренче Президенты Нурсолтан Назарбаев хөрмәтенә аталган башка объектларның исемен үзгәртмәскә диде.

news_right_1
news_right_2
news_bot