Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Нур» сәхнәсендә – Мирсәй Әмир әсәре
«Нур» сәхнәсендә – Мирсәй Әмир әсәре
(Уфа, 23 декабрь, «Татар-информ», Фәнис Фәтхуллин). Уфа «Нур» татар дәүләт театры сәхнәсендә янә дә бер премьера. 22 декабрь көнне нурлылар үз тамашачыларына Мирсәй Әмирнең «Гөлшаян» пьесасы нигезендә әзерләнгән яңа спектаклен тәкъдим итте. Сәхнәләштергәннән соң, әсәрнең исеме «Янамын да, көямен» дип үзгәртелде. Тамашаның режиссеры, яшь талант Илдар Вәлиев сүзләренчә, бу исем «Нур»да куелган спектакльнең эчтәлеген тулырак ачып бирә.
Яраткан театрыбызның яңа премьерасына билетлар алдан ук сатылып беткән иде. Тамашачылар да, сәнгать белгечләре дә театрның яңа эшен югары бәяләде. Төрле буын артистлары катнашкан бу тамаша, чынлап та, бик оста эшләнгән, анда бер генә урынга да дәгъва белдерерлек түгел. Шуңа да бу әсәрнең татар театры репертуарына озакка керүенә һич тә шик юк.
«Нур» татар дәүләт театры бу иҗат мизгелендә үз тамашачыларына тагын ике премьера әзерли. Аның берсе – А.Чеховның «Три сестры» пьесасы буенча әзерләнгәне гыйнвар аенда ук сәхнәгә чыгачак. Латыш режиссеры Линас Зайкаускас сәхнәләштергән бу пьеса бик үзенчәлекле булачак диләр. Классик язучының әсәренә режиссер бөтенләй башка күзлектән караган.
Татар театры Бөек Җиңүнең 60 еллыгын лаеклы каршылауга да үз өлешен кертә. Шушы уңайдан нурлылар үз тамашачыларына Татарстан авторы Данил Салиховның «Сандугач Шәйхулла» дип исемләнгән пьесасы нигезендә яңа спектакль әзерли. Бу тамаша театрлар арасында Бөек Җиңүгә багышлап оештырылачак фестиваль программасына да керәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз