news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Нур-Петербург" гәзитенең яңа саны басылды

Төньяк башкала татарлары гәзитенең бу саны да мәгълүматләргә бай

(Санкт-Петербург, 20 ноябрь, “Татар–информ”, Зәрия Хәсәнова). Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе Татар милли-мәдәни җәмгыяте (рәисе Рәшит Мәһдиев) каршында чыгып килүче "Нур-Петербург" гәзитенең яңа саны чыкты.
Ул Мәскәүдә үткән “Русия һәм ислам дөньясы: тотрыклылык хакына хезмәттәшлек” халыкара конференциясеннән язылган күләмле мәкалә белән ачыла. Мәкалә авторы Рөстәм Алюшев. Икенче биттә “Нур-Петербург” баш мөхәррире Сәлим Хәсәнов чыгышы игътибарны җәлеп итә. Ул төбәктә татар хәрәкәтен берләштергәндә генә максатка ирешеп булачак, дигән фикерне ассызыклый. Француз теле белгече, милләттәшебез Фәридә Нәҗмиева Дәүләт Думасында татарлар тоткан урын хакында кызыклы мәкалә әзерләгән. Милли татар киеменә аерым бит багышланган. Аның авторы Мария Завьялова. Яшь рәссам Руслан Бәхтияров билгеле рәссам Роберт Мифтахетдинов иҗаты хакында фикер йөртә. Шагыйрә, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Флера Тарханова быел Санкт-Петербургта Тукай туган көндә әдип һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасында катнашкан иде. Ул бу санда шул вакытта алган тәэсиротлары белән уртаклаша. Флера ханым мәкаләсен “Петербургта да безне Тукай каршы ала...” дип исемләгән. Петербургта яшәүче Халидә Гыйләҗева үзе язган шигырьләрен мәңге сүнмәс лирикага төргән. Болардан тыш төсле басмада котлаулар, белдерүләр һәм кыска хәбәрләргә зур урын бирелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100