news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
“Нур-Петербург” гәзитенең март саны бай эчтәлекле
Аның тәүге бите билгеле журналист Рәхим Теләшев әзерләгән сугыш чоры гәзитләренә ясаган күзәтү белән ачыла
Скопировать ссылку
(Санкт-Петербург, 31 март, “Татар-информ”, Зәрия Хәсәнова). Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе төбәкара Татар милли-мәдәни җәмгыяте каршында чыгып килүче “Нур-Петербург” гәзитенең март саны да бай эчтәлекле. Гәзит, гадәттәгечә, төсле, унике биттән тора. Аның тәүге бите билгеле журналист Рәхим Теләшев әзерләгән сугыш чоры гәзитләренә ясаган күзәтү белән ачыла. Рәхим Хәлил улының бу сандагы икенче мәкаләсе хатын-кызларның Бөек Ватан сугышында катнашуына багышланган. Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе төбәкара Татар милли-мәдәни җәмгыяте, рәисе Рәшид Мәһдиев, башкарма директоры Равил Гыйрфанов, банкет үзәге “Босфор”да милләттәш хатын-кызлар өчен бәйрәм оештырган иде. Халыкара хатын-кызлар көне - 8 мартка багышланган кичәгә ветераннар, җәмгыять әгъзалары чакырылды. Тантананы Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе төбәкара Татар милли-мәдәни җәмгыяте рәисе урынбасары, «Нур-Петербург» гәзите баш мөхәррире Сәлим Хәсәнов ачты. Җәмгыятьнең милли һәм дини оешмалар белән бәйләнеш тотучы комиссиясе җитәкчесе Шамил Алюшев чыгышы да бик матур булды. Тосно шәһәре “Изге юл” татар җәмгыяте рәисе Иниятулла Кутуев һәрвакыттагыча саф татар телендә сәламләде. Кичәдә Татарстан һәм Башкортостан Республикаларының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкилләре Шамил Әхмәтшин һәм Риф Сәхәбетдинов катнашты. Алар ихлас күңелдән ханым һәм туташларны бәйрәм белән котладылар, лаеклыларга бүләкләр тапшырдылар. Концерт программасы бай һәм эчтәлекле иде. Роза Гущина һәм Сания Ишкинина җитәкчелегендәге "Шатлык" ансамбле милли җырлар, А.М.Горький исемендәге Мәдәният сарае ( директоры Әнвәр Сәетбагин) каршындагы ”Дебют ” бию коллективы татар биюләре, "Ирәндек" фольклор ансамбле башкорт телендә чыгышлар тәкъдим итте. Мәдәни чараны культурология фәннәре кандидаты Әнзаб Гыйбадуллин алып барды. “Нур-Петербург” гәзитенең март санында шушы кичәдән репортаж урнаштырылган. Ул фотолар белән бизәлгән. Француз теле белгече Фәридә Нәҗмиева әтисе Кәнзел Шәрип улы Нәсретдинов хакындагы истәлекләре белән уртаклаша. Татарстанның Азнакай районы Урсай авылында туып-үскән Кәнзел Нәсретдинов Бөек Ватан сугышы чорында Ленинградны яклауда актив катнаша. Сугыштан исән-сау әйләнеп кайту бәхете тия аңа. Гомеренең соңгы көннәренә кадәр Туймазыда яши. “Нур-Петербург” гәзитендә кызыклы язмалар шактый. Виктор Амчиславский яугир-мөселманнар өчен 1847 елда Петербургта гыйбадәт кылу урыны булуын бәян итә. Яшь тәнкыйтьче Руслан Бәхтияров сынчы Айдар Ишемголов иҗатына байкау ясый. Михаил Попенко язмасы Русия империясенә Алтын Урда чорында татар – мөселманнар ясаган йогынты хакында.
Профессор, фәлсәфә фәннәре докторы, запастагы полковник Риза Халирахман улы Бариевның тормышына багышланган мәкалә милләттәшебезнең бар гомерен күз алдына бастыра. Тосно шәһәре туган якны өйрәнү музеенда Муса Җәлилгә багышланган мәдәни чара узган иде. Гәзиттә бу хакта да хәбәр бирелгән.
Профессор, фәлсәфә фәннәре докторы, запастагы полковник Риза Халирахман улы Бариевның тормышына багышланган мәкалә милләттәшебезнең бар гомерен күз алдына бастыра. Тосно шәһәре туган якны өйрәнү музеенда Муса Җәлилгә багышланган мәдәни чара узган иде. Гәзиттә бу хакта да хәбәр бирелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot