news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
"Нур-Петербург" гәзитенең бәйрәм саны эчтәлекле
Татар җәмгыяте басмасы төсле унике биттән гыйбарәт
Скопировать ссылку
(Санкт-Петербург, 14 гыйнвар, “Татар–информ”, Зәрия Хәсәнова). Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе Татар милли-мәдәни җәмгыяте (рәисе Рәшит Мәһдиев) каршында чыгып килүче "Нур-Петербург" гәзитенең бәйрәм саны эчтәлекле.
Ул унике биттән тора, төсле, яхшы кәгазьдә басылган. Тәүге биттә котлаулар урын алган. Икенче бит гәзитнең баш мөхәррире Сәлим Хәсәнов чыгышы белән ачыла. Сәлим Талха улы узган елда гәзитне чыгаруда булышкан мөхәррият әгъзаларына рәхмәтен белдерә. Калган битләрдә шәһәр һәм өлкә яңалыклары. Гатчинадан Разия Соболева "Юлдаш" татар җәмгыяте төзелүгә 10 ел тулу уңаеннан әлеге оешма, аның актив әгъзалары, башкарган эшләре хакында яза. Рөстәм Шәмсутов татар шәмаиллары белән таныштыра. Билгеле журналист Рәхим Теләшевнең бертуганы Әлимҗан Теләшев Бөек Ватан сугышы чорында Ленинград камалышын кичергәннәр язмышы хакындагы фикерләрен тәкъдим итә. Милләттәшебез Илдар Фәттахов үз язмасында купецлар династиясе Аитовлар гаиләсенә күзәтү ясый. Француз теле белгече, экскурсияләр оештыручы Фәридә Нәҗмиева Парижда вакытта алган тәэссоратлары белән уртаклаша. Рәссам Эльмира Мостафина иҗаты турындагы язма да кызыклы. Моннан тыш, вакытлы басмада төрле белдерүләр, игъланнарга киң урын бирелгән, осталар "Куллама" дигән милли ризык әзерләргә өйрәткән. Узган елда "Нур-Петербург"ның һәр саны да ай саен даими чыгып килде. Моңа кадәр онытканда бер басыла иде. Бу, һичшиксез, басманың баш мөхәррире Сәлим Хәсәновның оештыру осталыгы.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2