news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
"Нур-Петербург" гәзите Бөек Җиңүгә багышланган бәйге игълан итте
Үзенчәлекле ярышта мәкаләләр, сүрәтләмәләр, фронттан килгән хатлар "көч сынашачак"
Скопировать ссылку
(Санкт-Петербург, 20 гыйнвар, “Татар-информ”, Зәрия Хәсәнова). Татарстан Республикасының төньяк башкаладагы Даими вәкиллеге (даими вәкил Шамил Әхмәтшин) Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе төбәкара Татар җәмгыяте ( рәисе Рәшид Мәһдиев) каршында чыгып килүче "Нур-Петербург" гәзите белән берлектә Бөек Җиңүгә багышланган бәйге игълан итте.
Вакытлы матбугат битендә барган ярыш "...Бу көнне без ничек булдыралсак, шулай якынайттык..." дигән баш астында оештырылачак. Чара совет халкының Бөек Ватан сугышындагы Җиңүенә багышлана. Конкурска килгән язмалар узган тарихи батырлыкны чагылдырырга, ветераннарга булган ихтирамны күрсәтергә, сугыш кырында ятып калган яугирләр истәлеген данларга һәм сугыш елларында җиңүне якынайту өчен барсын да фронтка биргәннәргә рәхмәт хисе белән сугарылырга тиеш. Оештырылучы чара ватанпәрвәрлекне ныгытуга юнәлдерелә. Аның төп максаты яшь буын иң аяусыз сугышны кем җиңгәнен, кем белән горурланырга һәм кемне онытмаска икәнлеген белергә тиеш. Гәзит битендәге бәйге ике юнәлештә алып барылачак: а) фронт хатлары һәм фотолары б) хикәяләр, очерклар һәм хатирәләр. Язма бәйгегә килгән материалларны вәкаләтле жюри караячак. Җиңүчеләргә Татарстанда эшләнгән сыйфатлы әйберләрдән истәлекле бүләкләр тапшырылачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2