Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Нур» фестивалендә Булат Галиевнең «Прометей» фильмы тәкъдим ителде
Премьерага барлык теләүчеләр дә эләгә алмаган, шуңа күрә өстәмә күрсәтү булачак.
(Казан, 11 сентябрь, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Кичә «Нур» медиасәнгать фестивалендә Казанның утлы музыка сәнгатен югары дәрәҗәгә күтәрүчеләрне искә алдылар.
Милли китапханәдә «Прометей» студентлар конструкторлык бюросы хакында документаль фильм премьерасы күрсәтелде. «Прометей. Казан уты поэмасы» документаль фильмында Булат Галиевның ут һәм музыка кушылган тамашаларны зур мәйданга чыгаруы әйтелде. «Прометей»да бергә эшләгән вакытларын аның чордашлары искә алды.
Фильмда күрсәтелгәнчә, Булат Галиев җитәкчелегендә КАИ лабораториясендә музыка һәм ут синтезында Александр Скрябинның «Прометей» әсәре куелган. Шуннан бирле бу эшне башкаручылар «Прометей» студентлар конструкторлык бюросы буларак билгеле.
Алар утлы музыка сәнгатен Казан Кремленең Спасс манарасында да, Бөек Ватан сугышында җиңүгә 25 еллык бәйрәмдә дә кулланган, Казан халкына тамаша бүләк иткән. Фильмда аларның күп хезмәтләре, казанышлары турында әйтелә.
Экраннан «Прометей» студентлар конструкторлык бюросы турында Надир Әлмиев, Рөстәм Сәйфуллин, Геннадий Пронин, Евгений Михайлов, Антонио Джеуза, Анастасия Максимова, Рубин Абдуллин, Гадел Нәдиев сөйләде. Фильм тәмамлангач, алар белән аралашу оештырылды. «Прометей»да Булат Галиев белән эшләгән Рөстәм Сәйфуллин хәзерге вакытта бу өлкәдә мөмкинлекләр күбрәк булуын әйтте. Шулай да, аның фикеренчә, ул мөмкинлекләрдән тагын да уңышлырак файдаланып булыр иде.
«Хәзер мин төнге Казан буйлап йөрим, миңа ошамый. Нинди генә шәһәргә керсәң дә, бертөрле яктыртылу. Ә без, бина төнлә суласын, яшәсен дип, динамик яктыртылу булдырырга тырыша идек», — диде ул.
Документаль фильмны Formate концепт-студиясе тәкъдим итте. Сценарийны Дидар Оразов белән Йосыф Бикчәнтәев язган. Дидар Оразов режиссёр ролен дә башкарган. «Мин кумирларым турында төшердем, алар белән сокланам», — диде режиссёр. Максат итеп әлеге фильм белән хәзерге медиарәссамнарны илһамландыруны куйганнар.
Хәзерге вакытта «Прометей» Булат Галиев исемен йөртә һәм аудиовизуаль сәнгатькә ярдәм фонды буларак эшли. Аның директоры — Анастасия Максимова.
Фильмга керү бушлай, алдан теркәлү буенча иде. Китапханә администрациясе әйтүенчә, теләк белдерүчеләр саны 800гә якын булган, әмма премьераны карарга якынча 180 кеше кертелде. Шул исәптән, фильмны икенче тапкыр да күрсәтергә карар кылганнар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз