news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Нур" балалар театр студиясе апрель аенда ике спектакль тәкъдим итәчәк

"Сертотмас үрдәк" һәм "Кечкенә принц" спектакльләрен Казандагы Актерлар йорты сәхнәсеннән карап булачак.

(Казан, 9 апрель, "Татар-информ"). Апрель аенда Казанның Актерлар йортында "Нур" балалар татар театр студиясе спектакльләр куячак.

ТР Театр эшлеклеләре берлегенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 10 апрельдә "Нур"чылар тамашачыларга "Сертотмас үрдәк" спектаклен тәкъдим итә. Абдулла Алишның бу әкиятен бик күпләр балачактан ук ярата. Нәкъ менә шуңа күрә "Нур" студиясе сәхнәдә кую өчен әлеге әсәрне сайлаган. Балаларның ихлас итеп уйнаулары, кызыклы сценография һәм сәхнә киемнәре ярдәмендә спектакль күңелле һәм мавыктыргыч булып чыккан.

24 апрельдә "Нур" студиясе Антуан де Сент-Экзюпериның "Кечкенә принц" әкиятен куячак. Аны татарчага Разил Вәлиев тәрҗемә иткән. Әлеге балалар спектакле өлкәннәр "моделе"ндә куелган, һәм аңа өлкәннәр белән балалар арасында мәңгелек кыйммәтләр темасына уртак сөйләшү булдыру бурычы йөкләнә.

Спектакльләрнең режиссеры – Казан театр училищесы һәм "Нур" студиясенең актерлык осталыгы буенча мөгаллиме Марсель Мәхмүтов. Рәссам – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Казан яшь тамашачы театрының баш рәссамы Ленар Гыйльметдинов.
Сәнгать студиясе җитәкчесе – Россиянең атказанган һәм Татарстанның халык артисткасы, Камал театрының әйдәп баручы актрисасы Наилә Гәрәева.

Исегезгә төшерәбез, "Нур" балалар татар театр студиясе Татарстан Республикасы Театр эшлеклеләре берлеге башлангычы белән 2012 елда ачыла. Биш ел эчендә аның укучылары күп кенә өлкәләрдә үзләрен күрсәтергә өлгергән.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100