Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
"Нур" балалар студиясенең "Чарли һәм шоколад фабрикасы" спектакле дөнья күрде
Балалар куелышындагы спектакль Казанның Актерлар йортында аншлаг белән узды.
(Казан, 4 декабрь, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Бүген Марсель Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында “Нур” балалар татар театр студиясенең “Чарли һәм шоколад фабрикасы” премьерасы булды. Спектакль Роальд Даль әсәре буенча куелды.
Әйтергә кирәк, яшь актерларның премьерасын яшь тамашачы һәм аларның әти-әниләре зарыгып көтеп алган. Спектакль башланганчы залда бер буш урын да калмаган иде, хәтта өстәмә урындыклар да алып керергә туры килде.
“Чарли һәм шоколад фабрикасы” әсәрен күпләр киносын аша белсә, кайберәүләре китабын укыган, ә менә татар телендәге спектакльле әле беренче генә куела. Әсәрнең режиссеры һәм төп рольләрнең берсен уйнаучы Марсель Мәхмүтов “Татар-информ” хәбәрчесенә әсәрне куярга ай ярым вакыт кирәк булганлыгын әйтте. Бу вакыт аралыгында яшь актерлар “Нур” студясенә атнасына 3 тапкыр репетициягә килгән. Режиссерның сүзләренчә әлеге спектакльне яхшыртырга кирәк: “Моны премьера дип әйтергә дә иртәрәк әле. Без эшне икенче елга калдырмас өчен аны быел куярга уйладык, ничек бар шулай күрсәттек”, – диде ул.
“Спектакль алдыннан барыбыз да бик каушады. Каушарга кирәк дип тә саныйм, чөнки ул булмаса җаваплылык югала. Бу спектакльдә уйнау миңа бик тә ошады. Марсель абый безгә барсын да өйрәтә. Ул безгә укытучы да, дус та булды”, – диде Верука Солтның әнисен уйнаган Алия Җамалиева.
...Сюжет буенча 5 балага “алтын” билет эләгә. Бу “алтын” билет Вилли Вонка исемле кондитерның шоколад фабрикасына керү хокукын бирә. Шоколад фабрикасында яшь геройларыбыз төрле маҗараларга юлыга.
Спектакль куелышында сәнгать җитәкчесе Татарстанның халык артисты Наилә Гараева, режиссер Марсель Мәхмүтов, хореограф Нурбәк Батулла, тәрҗемәче Акйолдыз Фәизова һәм башкалар үз өлешен керткән.
Бу – “Нур” театр студиясенең 3 нче спектакле. Моңа кадәр алар “Кечкенә принц” һәм “Сертотмас үрдәк” әсәрләрен сәхнәләштергән иде. Спектакль Татарстан Республикасының Министрлар Кабинеты гранды ярдәмендә куелды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз