news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Нур» ансамбле Мәскәү Татар мәдәни үзәге сәхнәсендә «Авыл тамаша» күрсәтте

«Нур» ансамбле Мәскәү Татар мәдәни үзәге сәхнәсендә «Авыл тамаша» күрсәтте
Фото: Мәскәү татарлары автономиясе, https://avtonomiya.tatar

Мәскәү Татар мәдәни үзәгенең Зур залында «Нур» татар музыкаль фольклор ансамбль-студиясе концерты булды. Бу хакта Мәскәү шәһәре татар милли-мәдәни автономиясе төбәк иҗтимагый оешмасының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Концерт башланыр алдыннан Россиянең атказанган артисты, Татар мәдәни үзәгенең сәнгать җитәкчесе Илдар Шиһапов аның җитәкчесе Алсу Фәткуллинага актив иҗади эшчәнлеге өчен Мәскәү татарлары автономиясе исеменнән Рәхмәт хаты тапшырды.

«Авыл тамаша» дигән постановкада артистлар авыл тормышыннан күренешләр тәкъдим итте. Ансамбль артистлары авыл тематикасын яхшы белә һәм бу аларга традицион авыл персонажларын – көтүче, механизатор, сыер савучы – ышандырырлык итеп уйнарга ярдәм итте. Кичә дәвамында тамашачыларга яхшы таныш һәм популяр җырлар яңгырады, алар беркемне дә битараф калдырмады. Өч сәгатьлек тамаша тәнәфескә бүленмичә бер сулышта узды, диелә хәбәрдә.

Алсу Фәткуллина белдергәнчә, концерттан кергән акча махсус операциядә катнашучы хәрбиләргә җибәреләчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100