news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ноябрьск шәһәрендә Татар киносы көннәре була

Ноябрьск шәһәрендә Татар киносы көннәре узачак.

Россия халыкларының мәдәни мирас елы кысаларында 7 декабрьдә «Русь» кинотеатрында «Сөмбел» нәфис фильмы күрсәтеләчәк. Ул Зифа Кадыйрованың «Сагынырсың, мин булмам» әсәре буенча куела. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шулай ук Галимҗан Ибраһимов хикәясе мотивлары буенча «Тарлан» кинофильмы да тәкъдим ителәчәк. Ул малай белән тай дуслыгы турындагы фаҗигале тарих, премьера 11 декабрьгә билгеләнгән.

Чара кунакларын актер Динар Хөснетдинов һәм «Татаркино» вәкиле Эльмира Бәйрәмова белән иҗади очрашу көтә, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot