news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иртәгә Татарстанда буран, көчле җил һәм 4 градус салкын көтелә

Сишәмбе, 1 ноябрьдә, Татарстан территориясендә кабат болытлы һава торышы һәм явым-төшем көтелә.

Төнлә урыны белән җепшек кар, ә көндез кыска вакытлы буран фаразлана. Уртача тизлектә искән җил вакыты белән 15-17 метрга кадәр көчәергә мөмкин. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Төнлә һава температурасы -4..0 градус, ә көндез 0..+4 градус көтелә. Юлларда урыны белән бозлавык булырга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100