Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ноябрьнең беренче декадасында һава температурасы нормадан 4 градуска артып китәчәк
Ноябрьнең беренче декадасында Татарстанда уртача һава температурасы нормадан 4 градуска югарырак булыр дип көтелә. Бу хакта республиканың Гидрометүзәге хәбәр итә.
Иртәгә Казанда аязучан болытлы һава торышы булачак. Һава температурасы +5..+7 градус тәшкил итәчәк. Төнлә һәм иртән бераз яңгыр явачак, көндез яңгыр көтелми.
Ял көннәрендә, 4 һәм 5 ноябрьдә, Татарстанда явым-төшем ихтималы аз. Төнлә синоптиклар 0..-5 градуска кадәр вәгъдә итәләр, көндез һава +2..+8 градуска кадәр җылыначак.
Дүшәмбе, 6 ноябрь төнендә 0..+3 градуска кадәр булачак, көндез термометр баганалары +5..+10 градуска кадәр күтәреләчәк. Сишәмбе, 7 ноябрьдә +1 дән +10 градуска кадәр җылы һава торышы сакланачак. Яңгырлар булырга мөмкин.
Исегезгә төшерәбез, элегрәк «Метео» фаразлау үзәге җитәкчесе Александр Шувалов хәбәр иткәнчә, Татарстанда минус температура ноябрьнең икенче яртысында урнашачак, ә республикада тотрыклы кар катламы ай ахырында гына барлыкка киләчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз