Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ноябрьнең 2 көнендә республика юлларында 23 һәлакәт булган
Нурлат, Әлмәт хастаханәләре транспорт һәлакәтендә имгәнгәннәрне дәвалый
(Казан, 3 ноябрь, “Татар-информ”). 1 ноябрь төнге 3 нче яртыда Нурлат шәһәрендә “ВАЗ-
2 ноябрь сәгать иртәнге 8дә Әлмәт – Урсалы юлының 3 нче чакрымында “Нисан Примера” машинасы рулендәге 1959 елгы зат, алдан чыгарылган нәтиҗәләр буенча, тизлеген хәрәкәт иминлеген тәэмин итәрлек сайлый һәм алдан барган транспорт белән ике арада куркынычсыз дистанция калдыра алмаганга, алдындагы “Дэу Матиз”га бәрдергән. Соңгысы белән идарә иткән 1985 елгы кешегә урында медицина ярдәме күрсәтелгән, ә шушы ук елгы пассажир хатын-кыз “Татнефть” АҖ медсанчастена озатылган.
Ноябрьнең 2 көнендә республика юлларында 23 һәлакәт булган, 32 кеше имгәнгән-җәрәхәтләнгән, үлүчеләр юк, дип хәбәр итә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе юлларда хәрәкәт иминлеген пропагандалау бүлеге.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз