Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ноябрьдә мәктәп урындыкларына ГОСТ кертелә
Россиядә ноябрь аеннан мәктәп укучылары урындыклары өчен яңа дәүләт стандарты эшли башлаячак. Документ мәктәп урындыгы нинди сыйфатларга ия булырга тиешлеген тасвирлый. Бу хакта РИА Новости яза.
Аерым алганда, документта утыргычның өслеге яссы яки тирәнлеге булырга мөмкин диелгән. Тирәнлек 10 миллиметрдан артмаска тиеш. Утыргычның почмаклары һәм урындык аркалары тупас (шомартылган) булырга тиеш.
Документ тексты нигезендә, аны гамәлгә кертү датасы – быелның 1 ноябре .
Шул ук вакытта ГОСТлар һәрвакытта да мәҗбүри түгел. Гамәлдәге ГОСТларның күбесе киңәш характерында һәм җитештерүчеләр өчен ориентир булып хезмәт итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз