news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ноябрьдә россиялеләр дүрт көн рәттән ял итәчәк

Быел ноябрь бәйрәмнәре өстәмә ял көне хисабына озайтыла.

(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ»). Быел ноябрь бәйрәмнәре өстәмә ял көне хисабына озайтыла. 4 ноябрь (Халык бердәмлеге көне) быел пәнҗешәмбе көненә туры килү сәбәпле, җомга, 5 ноябрь дә эш көне булмый. Ә алга таба - шимбә һәм якшәмбе көннәре. Шулай итеп, россиялеләр дүрт көн рәттән ял итәчәк.

Моннан тыш, гадәттә, алдагы, 3 ноябрьдә, чәршәмбе кыска эш көне булачак. «Россия Федерациясе Хезмәт Кодексының 95нче маддәсендә турыдан — туры эшләми торган алдагы бәйрәм көненә туры килгән эш көне яки сменаның дәвамлылыгы 1 сәгатькә киметелә, диелә», — дип искә төшерде «Российская газета»га юридик фәннәр докторы Иван Соловьев.

Ноябрь башында планлаштырган россиялеләрнең ялы да артачак. «Шуны истә тотарга кирәк, закон буенча, бәйрәм көннәре ял вакытына туры килсә, ул аларның санынча озайтыла. Бу очракта бер көн», — дип билгеләп үтә юрист.  Теләсә кайсы көннәрдә, ял, бәйрәм булу-булмауга карамастан, эшли торган хезмәтләр бар. Болар — авария хезмәтләре, «ашыгыч ярдәм» бригадалары, полиция, табиблар, янгын сүндерүчеләр, шулай ук өзлексез производство предприятиеләре хезмәткәрләре.

«Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, хезмәт килешүендә эшләми торган бәйрәм көннәре өчен оклад теркәлгән кешеләр өстәмә компенсация алмаячак. Калганнары предприятиедән эш вакытыннан тыш эшләгән өчен түләү алырга мөмкин. Түләү тәртибе һәм шартлары хезмәт контрактында күрсәтелергә тиеш», — дип ачыклык кертте юрист.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100