news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ноябрьдә 4 көн рәттән ял була

Татарстанлылар, Россиянең башка төбәкләребелән чагыштырганда, 1 көнгә күбрәк ял итә алачак

 (Казан, 7 октябрь, “Татар-информ”). Татарстанлыларны 4 көнлек ноябрь бәйрәмнәре көтә. Моннан тыш, татарстанлылар, Россиянең башка төбәкләребелән чагыштырганда, 1 көнгә күбрәк ял итә алачак: 6 ноябрь көнне ТР Конституциясе көне бәйрәм ителә.

Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 112 нче маддәсе нигезендә, 4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне – эшләми торган бәйрәм көне.

Әлеге маддә белән ял һәм эшләми торган бәйрәм көннәре туры килгән очракта, ял көне бәйрәмнән соң киләсе көнгә күчүе билгеләнә. Шул ук вакытта, ТР Хезмәт, эш белән мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының 2014 елда эш вакыты нормасы турында аңлатмасында, РФ Хөкүмәте ял көннәрен башка чираттагы календарь елына күчерергә дә хокуклы. Шулай итеп, РФ Хөкүмәтенең 2013 елның 28 маендагы “2014 елда ял көннәрен күчерү турында”гы 444 нче карары белән, хезмәткәрләрнең 2014 елда ял һәм эшләми торган бәйрәм көннәрен рациональ файдалану максатыннан, 24 февраль дүшәмбедән ял көне 3 ноябрь дүшәмбегә күчерелә.

“Татарстан Республикасында бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталары турында”гы Закон белән, өстәмә эшләми торган ял көннәре билгеләнгән, шул исәптән 6 ноябрь көнне бәйрәм ителә торган ТРның Конституция көне. Шулай итеп, Татарстанда 2014 елда 1, 2 һәм 3 ноябрь көннәре ял көннәре, ә 4 һәм 6 ноябрь көннәре – эшләми торган бәйрәм көннәре. Моннан тыш, бәйрәм алдыннан 5 ноябрьнең 1 сәгатькә кыскартылган эш көне икәнлеге мәгълүм.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100