Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Якындагы 30 елда Казанда ноябрь һәм март айлары 2,5 градуска җылырак булачак - синоптик
2021 елдан 2050 елга кадәрге чорда Казанда ноябрь һәм март айларында уртача температура 0 градус тәшкил итәчәк. Бу узган 30 елда теркәлгәнгә караганда 2,5 градуска югарырак, дип хәбәр итте «Татар-информ» агентлыгына «Метео» фаразлау үзәге җитәкчесе Александр Шувалов.
«Киләсе 30 еллыкта (2021-2050 еллар) Казанда ноябрь һәм март айларында уртача температура 0 градус булырга мөмкин. Ә 2050-2080 елларда, минем уйлавымча, һава торышы күзлегеннән караганда декабрь, гыйнвар һәм февраль генә кыш айлары булып калачак», - диде синоптик.
Ул билгеләп үткәнчә, Бөтендөнья метеорология оешмасы мәгълүматлары буенча, 1961-1990 елларда, ноябрь-март айларында Татарстанның күпчелек районнарында, шул исәптән Казанда да, тискәре температура күзәтелгән.
«1991 елдан 2020 елга кадәрге вакыт аралыгында ноябрь һәм мартта температураның уртача айлык күрсәткечләре шулай ук тискәре калган, әмма күрсәткечләр шуннан алдагы 30 еллык чорга караганда югарырак булган. 1991-2020 елларның гыйнвары 1960-1990 елларның гыйнварына караганда уртача алганда 3 градуска җылырак булуы теркәлгән. Мондый тенденция Татарстанга гына түгел, Россиянең урта полосасына да хас», - дип өстәде Шувалов. Ул билгеләп үткәнчә, хәзер күзәтелә торган температураның күтәрелүенә бәйле тенденция алга таба да дәвам итәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз