news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ноябрь башында Татарстанда көчле кар яву көтелә

Ноябрь башында Татарстанда көчле кар яву көтелә
Фото: © "Татар-информ", Салават Камалетдинов

Ноябрь башында Татарстанда һәм Россиянең күп кенә төбәкләрендә көчле кар явулар көтелә. Бу хакта «Фобос» һава торышы үзәге хәбәр итә.

«Ноябрь башында Үзәк Россиядә, Черноземьеда, Югары һәм Урда Иделдә, Идел-Нократ төбәгендә, Урта һәм Поляр Уралда, Көнбатыш Себернең төньягында һәм көнбатышында көчле кар явачак», – дип сөйләде метеорологлар.

Шуңа күрә, бары тик илнең иң көньяк төбәкләре генә көз ареалында калача, дип искәртә синоптиклар.

Баштарак «Татар-информ» республиканың Гидрометеорология үзәге Татарстанда һава торышының җитди начараюы турында кисәтүен язган иде. Аерым алганда, якын көннәрдә республика юлларында бозлавык барлыкка килергә мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot