Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Ноябрь башыннан Татарстанда юл-транспорт һәлакәтләрендә 18 кеше үлгән
Тагын 186 кеше җәрәхәтләнгән
(Казан, 12 ноябрь, «Татар-информ»). Ноябрьнең 11 көнендә Татарстанда зыян күрүчеләр белән 156 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 18 кеше үлгән, тагын 186сы җәрәхәтләнгән. Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе пропаганда бүлеге хәбәр итә.
Шул исәптән Казанда 59 юл-транспорт һәлакәте килеп чыккан, аларда 1 кеше үлгән, 68е зыян күргән.
Кичә ТР территориясендә транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә иткән 39 кеше тоткарланган, тагын 54е каршы як полосага чыгуга бәйле юл йөрү кагыйдәләрен бозган.
Балаларны махсус утыргычларсыз йөртүнең 37 очрагы ачыкланган, 409 кешенең куркынычсызлык каешларын эләктермичә йөрүе теркәлгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз