news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ноябрь башында өч көн рәттән ял булачак

Җомга, 1 ноябрьдә, бәйрәм алды булса да, эш көне бер сәгатькә кыскартылмаячак.

(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ»). Быел ноябрь аенда россиялеләр Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итүгә бәйле рәвештә өч көн рәттән ял итәчәк. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы Хезмәт һәм мәшгульлек федераль хезмәте җитәкчесе урынбасары Иван Шкловецка сылтама белән хәбәр итә.

«Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итүгә бәйле рәвештә быел россиялеләр өч көн рәттән (2, 3, 4 ноябрь) ял итәчәк. Җомга, 1 ноябрьдә, бәйрәм алды булса да, эш көне бер сәгатькә кыскартылмаячак», - диде Шкловец.

news_right_1
news_right_2
news_bot